“Әлки хабәрләре” газетасына әнә шундый исемдәге конкурс игълан ителде. Атамасыннан аңлашылганча, ул гаиләләр турында булачак. Гаилә кеше өчен – изге төшенчә. Гаилә ул – безнең иң кадерле, иң якын кешелэребез дигән сүз. Нәкъ гаиләдә безне бөтен кимчелекләребез, җитешсезләребез белән яраталар, көтәләр. Биредә без җаныбызга да, тәнебезгә дә ял алабыз, җылы, яклау, аңлау табабыз. Кешенең шәхес буларак формалашуы да бит гаиләдән башлана. Әйбәт гаилә – җәмгыятебезнең күрке, байлыгы, таянычы.
Ә хәр гаилә – үзе бер дәүләт. Аның үз чишмә башы, тарихы бар. Үзегезнең я булмаса әти-әниегезнең, туганнарыгыз я танышларыгызның, хезмәттәшләрегезнең танышу-кавышу тарихы турында язып җибәрүгезне сорала, гаилә тормышындагы кызыклы һәм гыйбрәтле вакыйгалар хакында әйтсәгез таган да әйбәт. Иң матур һәм кызыклы язма авторлары арасынан җиңүчеләр билгеләнәчәк. Һәр бәйгедәгечә, бу юлы да җиңүчеләргә әйбәт, кирэкле бүлэклэр биреләчәк. Бәйге Яңы ел бәйрәме алдыннан йомгак ясалачак.