Айбаш авылында гомер итүче Әхмәрова Мөнәвәрә Галлям кызы бүген 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ялгыз яшәсә дә, юбилей көнне өеннән кеше өзелмәде: район башлыгы урынбасары Әнәс Шакиров дә тәбрикләде, мәданият хезмәткәрләре җыр-моңнары белән куандырдылар, туган-тумачалары зур табын әзерләделәр.
Мөнәвәрә апа гомер буе фермада сыер савучы булым эшләде. Әти-әнисе үлеп киткәч, ялгыз гомер итә. Олы яшькә җитүенә карамастан, ул әле дә хуҗалыгын үз кече белән алып бара, туганнары һәм күршеләре аны ярдәмсез калдырмыйлар.