2016 елның 14 ноябрендә Мөслим муниципаль район Советының утырышлар залында атналык киңәшмә булып узды, авыл җирлекләре өчен ул видеоконференция режимында үтте.
Киңәшмәдә муниципаль район Башлыгы Рамил Муллин Михайловка авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкче ярдәмчесе Чернышова Вера Николай кызына җирле үзидарә органнарында озак еллар намуслы хезмәте өчен Мактау грамотасы тапшырды.
Вера Чернышова, озак еллар җирле үзидарә органнарында эшләгәннән соң, лаеклы ялга чыкты.