55 ел бергә

2016 елның 14 ноябре, дүшәмбе

Гаилә тормышында 55 ел бергә торган Мадьяровлар гаиләсен Азнакай муниципаль районы башлыгы Шәйдуллин Марсель котлады. Шушы куркәм бәйрәм белән Марс абый белән Фәндисә апаны коллегалары, туганнары һәм якыннары, өйләренә килеп, котладылар. Икесе дә Вахит авылында туып үскәннәр, һәм шушы туган җирендә яшәп,  озак итеп эшләп, лаеклы ялга чыкканнар. 6 бала тәрбияләп үстергәннәр, аларның икесе белән янәшә яшәп яталар, бер-берсенә хуҗалыкта булышалар. Ә әби белән бабай шатланып оныкларны, оныкчыларны тәрбиялиләр, һәм яшь буынны әхлакка, аралашу культурасына, бер-берсе өчен һәм өлкән буынга карата ихтирамлы мөнәсәбәткә өйрәтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International