11 ноябрьдә Ижёвка мәдәният йортында игелек коненә багышланган интерактив гаилә кичәсе үткәрелде, оештыручылар - Алла Михайловна Затирко hәм Ижёвка урта мәктәбенең гаилә нигезләре укутучысы Елена Васильевна Галкина. Алар алга таба да гаилә традицияләрен яңарту буенча гаилә, мәктәп һәм мәдәният йорты хезмәттәшлегенә өметләрен белдерделәр. Ата-аналарга һәм аларның балаларына күңелле ял теләделәр.
"Дружная семейка" кафесына Судаковлар, Алексеевлар, Крещеновлар, Нургалиевлар, Кузнецовлар, Пластининар гаиләләре җыелдылар. Бәйрәмне оештыручыларның төп ярдәмчеләре - алып баручылар Вика Алексеева һәм Даша Судакова. Балалар һәм аларның әти-әниләре "Дочки — матери", "Лево руля!", "Семейная крепость", «По следам тигра», "Волшебный лоскуток", "Возьми меня на ручки" уеннарында һәм атракционнарда актив катнаштылар, хореография һәм вокал сәләтен, ә иң мөһиме – гаилә дуслыгын һәм бердәмлеген күрсәттеләр. Кичә чәй өстәле артында тәмамланды.