Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә “Хәтер көе” видеоязмалар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

2016 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

2016 елның 10 ноябрь көнендә Түбән Кама Никахлашу Сараенда Бөек Ватан сугышының 71 еллыгына багышлынган һәм Түбән Каманың 50 еллыгы уңаеннан үткәрелгән “ Хәтер көе” видеоязмалар конкурсының җиңүчеләрен тәбрикләү чарасы узды.

Әлеге бәйгедә төрле яшьтәге, төрле һөнәрдәге түбәнкамалылар катнашты. Алар үзләренең якыннарын, туганнарын искә алып, сугыш еллары, тыл хезмәтчеләре тормышы белән видеоязма аша уртаклашты.

Конкурска тәгъдим ителгән язмалар бермә бер түгел иде, әмма һәр эш үзенең эчтәлеге, ветераннарга карата җылылыгы һәм ватанга тугрылыгы белән аерылып торды.

ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина барлык катнашучыларга аригиналь конценпция, иҗади караш өчен чиксез рәхмәтен белдерде. Җиңүчеләргә диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Конкурсның Гран-При иясе Башировлар династиясенең хәрби стажы – 132 ел! Әлеге гаиләдә Ватанга хезмәт итү традиция, һәм бу традиция буыннан буынга күчеп килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International