Бу Лениногорск шәһәрендә яшәүче Кшинин Александр Владимир улы белән Екатерина Александр кызы Глеб уллары һәм Стефания кызлары туу куанычы булды. ГХАТ бүлеге белгечләре ата-анага туу турында таныклык тапшырганда нарасыйларны үстергәндә бер-берләренә зур терәк булуларын теләделәр. Ә инде балаларга әлбәттә, чын күңелдән, исәнлек-саулык һәм бәхет!