Хәзерге вакытта озын гомерле кешеләрнең булуы сирәк күренеш, ә 70 ел бергә гомер итүче парларның булуы икеләтә сирәк күренеш. Антонина Васильевна һәм Алексей Николаевич Романовлар гаиләсе шундыйлардан һәм алар Ходайга шундый бүләк өчен бик рәхмәтле.
Аларның озын гомерле мәхәббәтләре һәм гаҗәеп язмышлары күптән гаилә легендасына әйләнгән, 4 бала тәрбияләп үстергәннәр, 9 онык һәм 10 оныкчыклары бар. Аларның тормыш юллары турындагы гаҗәеп кызыклы хикәяләре барлык гаилә әгъзаларын да тирәнтен дулкынландыра.
Гаилә башлыгы Алексей Николаевич Бөек Ватан сугышында катнышучы буларак, Романовлар гаиләсендә ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре кунакта булып киттеләр. Пар канатлы булып яшәүләренең 70 еллыгы уңаеннан ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова әлеге парларны кайнар котлады. Аларга ныклы сәламәтлек, бәхет һәм алдагы Җиңү бәйрәмен бергәләп каршылауларын.
Шулай булсын да!