2016 елның 10 ноябрь көнендә Түбән Кама никахлашу Сараеның төп залында 14 яшькә җиткән яшь түбәнкамалыларга тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды.
ГХАТ идарәсе белгечләре балалар өчен паспорт, дәүләт символлары, илнең төп хокуклары турында кечкенә генә викторина үткәрде.
Әти – әниләре, якыннары алкышлары астында Түбән Кама районы миграция бүлеге начальнигы урынбасары Людмила Балашова укучыларга паспорт тапшырды.