Район “Нократ”, “Вятка” газеталары һәм Мамадыш районы ГХАТ бүлеге “Гаилә ядкаре ” дигән яңа конкурс игълан итте. Ул ГХАТ органнары барлыкка килүнең 100 еллыгына багышланган һәм һәр кеше өчен кадерле булган әйберләр, гаилә хатирәләре, озак саклана һәм ядкарь итеп бирелә торган предметлар турында. Истәлекле эйбер булып музыкаль шкатулка, фотосурәт, өй мастерскоеннан эш кораллары да булырга мөмкин. Менә шул иң кадерле нәрсәләр тарихы турында укучыларга сөйләргә кирәк.
Редакция сездән хәбәрләр көтеп кала.