Югары Ослан муниципаль районында гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү

2016 елның 8 ноябре, сишәмбе

8 ноябрьдә Югары Ослан муниципаль районы Октябрь авыл җирлегендә тантаналы чара узды. Шагеевлар  гаилəсе Хəсəн улы Рашат һəм Кəлимулла кызы Нəзирə 50 ел бергә тигез гомер итүләрен,алтын туйларын билгеләп үттеләр. Алар бер-берсен яратып, юлларында очраган кыенлыкларны,каршылыкларны җиңеп,бер-берсен гомер буе яратып, хөрмәт итеп,тугры булып үзләренең мәхәббәтләрен, гаилəлəрен саклап калалар.Балаларына, оныкларына дөрес тәрбия биреп,башкаларга үрнәк булырлык итеп үстерәләр.

50 ел  бергә гомер иткән Шагеевлар  гаиләсен”Районның хɵрмəтле юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар  үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова    юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдиновның  мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды.Юбилярлар исеменә Октябрь авыл җирлеге башлыгы Шамиль Азизов җылы сүзләрен әйтеп бүлəк тапшырды . Бу котлауларга балалары,туганнары да кушылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International