"Минем туй" фотографияләр конкурсы

2016 елның 8 ноябре, сишәмбе

 Иң истәлекле фотолар, иске гаилә альбомнары табып  әби- бабайларның, әти-әниләрнең матур фотоларын Мамадыш районы ГХАТ бүлеге, башкарма комитет Нократ-Вятка информацион сайты конкурска чакыра. Өч җиңүче бүләк алачак.

 Конкурска 1991 нче елга кадәр эшләнгән фотолар кабул ителә. Өйләнешкән парлар турында кыскача информация һәм язылышкан вакыттагы иң истә калган моментлар турында язма кирәк.

 Гаилә тарихлары 2016 нчы елның 21 нче ноябреннән башлап кабул ителә һәм шул көннән үк тавыш бирү дә башланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International