4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көнендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре иҗади коллективлар катнашында әзерләнгән милли мәдәниятләр фестивален тамаша кылды.
Бәйрәм әле фойедан ук башланды. Тамашачыларны күз явын алырлык ярминкә-күргәзмә һәм театральләштерелгән күренешләр каршы алды. Биредә рус, татар халык әкиятләре, “Шүрәле”, “Су анасы” җанланды. Шулай ук Бөгелмә фотографларының ижат күргәзмәсе эшләде.
Ә бәйрәм фестивале үзе шәһәребездә яшәп килгән төрле этнос вәкилләренең милли биюләре белән башланды. Җыр-бию, милли костюмнарга бай булган концерт һәркемнең күңелендә җылы хисләр, халкыбыз өчен горурлык уятты.