Туган җирдә таптым бәхетне

2016 елның 5 ноябре, шимбә

  2016 нчы елның 5 нче ноябрь көнендә Саба муниципаль районы Кызыл Мишә авылы мәдәният йортында Диләфрүз һәм Тәлгать Гаттаровларның бриллиант туйларына  багышланган «Туган җирдә таптым бәхетне» диеп исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрелде. Диләфрүз һәм Тәлгать Гаттаровлар 5 бала тәрбияләп үстерәләр. 15 оныклары, 9 оныкчыклары бар. Бәйрәм кичәсендә алар барысы да юбилярларга иң изге теләкләрен җиткерделәр һәм музыкаль сәлам тапшырдылар. Шулай ук тәбрикләүләр туганнар, дуслар, авылдашлар тарафыннан да яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International