Әҗем авылында 90 яшьлек юбилей

2016 елның 5 ноябре, шимбә

5 ноябрьдә  Апас районы Әҗем авылында яшәүче Заһирә әби Зиннәтуллинаны район башлыгы 90 яшьлек юбилее белән котлады. Заһирә әби тормышның бик күп сынаулары аша бүгенге бәхетле, кадерле, хасиятле көннәренә килеп җиткән. Балалары, оныклары аның өчен өзелеп тора. Үзе дә тормыштан бик канәгать. Заһирә әби олы юбилее уңаеннан Ил башлыгының Котлау хатын һәм район башлыгы кулыннан чәчәк бәйләме, бүләкләр алды. Шулай ук Әлмәндәр авыл җирлеге башлыгы Рамил Җәләлиев, бүлекчә идарәчесе Айдар Хәмидуллин да изге теләкләре аша бүләкләрен бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International