Әлмәт районында гаилә сәясәте

2016 елның 5 ноябре, шимбә

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургалеевич Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында, гаилә сәясәтенә, мөһим дәүләт бурычларын - гаилә институтын ныгытуга һәм балаларны тәрбияләүгә зур игътибар бирде. Республикада “Стратегия – 2030", Дәүләт гаилә сәясәте, Россия Федерациясенең 2025 елга кадәр  Концепциясе, шулай ук төрле социаль программалар буенча гаиләләргә ярдәм күрсәтү тормышка ашырыла. Социаль проектларны эшләү  һәм пропагандалау ярдәмендә, гаилә кыйммәтләрен  гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, Әлмәт районында берничә ел рәттән туучылар саны күбрәк. Өч, дүрт, биш балалы гаиләләр саны артканнан арта бара.

ГХАТ идарәсе бинасында никахлашучы яшь парлар белән   идарә башлыгы Г. Р. Амирова, сәламәтлек саклау идарәсе  урынбасары Зотов А. Н, Яр Чаллыдан чакырылган кунаклар, сәламәтлек саклау , шәһәрнең иҗтимагый оешмалары, "Нур"  үзәге психологлары һәм барлык кызыксынган структуралар катнашында очрашу оештырылды. Яр Чаллы  "Танар" клиникасы генераль табибы урынбасары Зотов А. Н., “Ата-аналар кайгырту программасы”, "Ата-аналар университеты" җитәкчесе Рейс А. А никахлашучы яшь парлар белән мастер-класслар үткәрделәр. Катнашучылар арасында бик кызыклы һәм файдалы сөйләшү булды.  Очрашуның максаты- гаилә кыйммәтләрен  ныгыту буенча эшләү, яшь гаиләләргә, балалы гаиләләргә ярдәм итү һәм  аерылышырга теләгән "кризис" гаиләләр белән  тәҗрибә уртаклашу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International