Әтнә муниципаль районы Шәкәнәч авылында яшәүче Сабирҗанова Надия Сабирҗан кызына 4 ноябрь көнне 80 яшь тулды. Сабирҗанова Надия озак еллар колхозда эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының җитәкчесенең урынбасары, Олы Әтнә авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Надия Сабирҗанованың бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.