Түбән Кама Никахлашу Сараенда “Алтын” юбилей.

2016 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

      2016 елның 3 ноябрь көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсенең тантаналар залында Мөхәмәтгалиевлар гаиләсенең 50 еллык “алтын” туй юбилейлары узды.

      ГХАТ идарәсе белгечләре юбилярларны истәлекле вакыйга белән котладылар. Сәламәтлек, бәхет, җылылык теләп, дәвамлы гаилә берлеге, бер беренә тугры булуларына рәхмәтләрен белдереп, ГХАТ идарәсенең Хөрмәт акты һәм Түбән Кама районы башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшиннан котлау сүзләре тапшырдылар.

     Аюп Гани улы һәм Нина Георгиевна төзелеш институтын бетерү белән, төзелеп килүче Түбән Камага киләләр. 1966 елның 4 ноябрь көнендә Түбән Кама шәһәрендә яшь Мөхәмәтгалиевлар гаиләсе туа. Алар ике бала тәрбияләп үстерә һәм биш оныгының уңышларына куанып яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International