Чистай районында 800нче бала дөньяга килде

2016 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе
Яшь Гурковлар гаиләсендә 2016 елның 31 октябрендә шатлыклы вакыйга булды. Аларның  улы туды, аңа Вячеслав дип бик матур исем кушылды. Ул ел башыннан алып Чистай ЗАГС бүлегендә теркәлүче 800нче бала булды. Туу турында таныклык тапшырганда ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре ихлас күңелләреннән бәхетле гаиләне беренче баласы туу белән тәбрик иттеләр, аларга ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхет теләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International