2016 елның 1 ноябрендә Буа районы Яңа Чәчкап авылында Асия Корбангали кызы Гәйниева үзенең 90 яшьлек олы юбилеен үткәрде. Асия апа үзенең тормыш иптәше, Бөек Ватан сугышы ветераны белән җиде бала тәрбияләп аякка бастырганнар. Күп еллар ул үзенең туган авылында, “Үзәк” колхозында хезмәтен куйган. Асия апаны 12 оныгы һәм 14 оныкчыгы дә котладылар. Шул теләкләргә Буа районы җитәкчеләре да кушылды.