Үткән октябрь аенда Зәй шәһәренең ЗАГС бүлегендә 47 сабый теркәлде: 24 малай һәм 23 кыз. Иң кечкенә бала 2450, ә иң зуры – 4500 грамм. Иң яшь анага – 20, иң өлкән анага 42 яшь.
Октябрь аенда иң популяр исемнәр Злата, Василиса, Данил, Эмиль.
Сирәк очрый торган исемнәр Добрыня, Леон, Микелла.
Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлегендә 15 пар никахларын рәсми рәвештә теркәгәннәр. Иң яшь каләш белән кияүгә 20 һәм 18 ел, иң олы кияүгә – 62, каләшкә – 60 яшь.