Бала туу - ул һәрвакыт бәхет, ә игезәкләр туу – икеләтә бәхет. Шушы көннәрдә генә Нурлат районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә дүртенче пар игезәкләрне теркәделәр. Хәҗиморатовлар гаиләсендә туган балаларга Динә һәм Ратмир дип исем куштылар. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре чын күңелдән әти-әниләрне бәбиләре туу белән котлады һәм аларның сау-сәламәт һәм бәхетле булып үсүләрен теләп калды!