Нурлатта Армиягә китүчеләрне хөрмәтләделәр

2016 елның 30 октябре, якшәмбе

Бу көннәрдә армия сафларына районнан 84 егет китәчәк.  Район башлыгы Р. Кузюров шәһәр Мәдәният сараенда узган бәйрәмдә егетләргә иң мөхиме – матур, сау-сәләмәт хезмәт итүләрен теләде. Традиция буенча, чарада яшьләрне армия сафларына әзерләүче, хәрби-патриотик тәрбиягә зур өлеш көртүче буын да билгеләп үтелде. Бер төркем хәрбиләргә, авыл җирлекләре башлыкларына юбилей медальләре һәм Мактау грамоталары да тапшырылды. 14 яшьләре тулган яшь гражданнарга паспортлар да бирелде. Бәйрәм концерт программасы белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International