Бәби табучы өлкән әниләр

2016 елның 26 октябре, чәршәмбе

Немец һәм инглиз галимнәре  баланы өлкәнрәк  яшьтә табу яхшырак дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Тикшеренүчеләр дә,  хәзерге заман медицинасы  ярдәмендә яшь кызларга караганда өлкәнрәк яшьтәге хатыннар  исәнлеге яхшырак булган балалар тудыралар дип саныйлар.

Шулай ук белгечләр билгеләвенчә дә өлкәнрәк ата-аналардан  туган балалар  яхшырак тәрбия һәм сыйфатлырак белем алалар, дип белдерә Россия газетасы. Бу өлкәнрәк яшьтәге әниләрнең тәҗрибәлерәк һәм мөмкинлекләре күбрәк булуы белән бәйләнгән.

 2016 елда районда барлык туган балаларның 13% ы 36 яшьтән  зурырак булган  хатыннарныкы. Иң өлкән әнигә 42 яшь.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International