27 октябрьдә 2016 елның Югары Ослан муниципаль районының Кильди авыл җирлегендә Изумруд Юбилярларны Панферовлар гаилəсен Иван улы Иван һәм Федор кызы Ольганың 55 ел бергə гомер итүлəрен тантаналы тɵстə хөрмәтләү булды. Алар тормыш юлы буенча кулга-кул тотынып, бер-берсенә булган мәхәббәтлəрен саклап калып, хөрмәт белəн кадерләп гомер юлларыннан атлыйлар. Алар тормыш юлларында очраган барлык кыенлыкларга карамастан, гаилəлəрен саклап калалар. Зөбәрҗәт юбилярларның үткəне авыр булсада, алар хөрмәткә лаек, үзлəрен бик бəхетле санап тигез гомер юлын кичерəлəр.
55 ел бергə гомер иткəн юбилярларны, ирле-хатынлы Панферовларны ”Районның хөрмәтле юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова юбилярларга саулык,иминлек,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдиновның мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды. Юбилярлар исеменә Кильди авыл җирлеге башлыгы Виктор Бурдин җылы сүзләрен әйтеп бүлəк тапшырды. Бу котлауларга балалары,туганнары да кушылдылар.
Кыйммəтле зөбәрҗәт ташы үзенең тылсымлы булуы белəн искә төшерә. Ә иң зур тылсым тормышта – әлбәттә, мәхәббәт. Нәкъ менә ул бүләк Панферовларның балалары һәм оныклары. Бу тылсым мөмкинлек бирә иң назлы һәм җылы хислəрне озак еллар аша саклап барырга.