ЯҢАЛЫКЛАР


25
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 25 октябрь көнендә “ Түбән Каманың 50 еллыгына 150 меңенче бала” проекты буенча пресс-конференция узды.

   Һәр ай саен Әлмәт малайларына һәм кызларына, шәхесне билгеләүче документ - паспорт тапшыру, тантаналы рәвештә традициягә кереп китте . Гадәттәгечә, чара Яшьләр үзәгенең универсаль залында уздырылды. 100 Әлмәт малайлары һәм кызлары тормыштагы иң баш документларын алгач, тулы хокуклы Россия Федерациясе гражданнарына әверелделәр.


24
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Актаныш районы Пучы авылы тыл ветераны Хайретдинова Мәрьям Газиз кызы 90 яшь тулу уңаеннан котлаулар кабул итте. Аңа Россия Федерациясе Президенты В.Путинның котлау хаты һәм Район Башлыгының истәлек бүләге тапшырылды.Әлеге бүләкләрне ветеранга район Советы аппараты җитәкчесе А.Хаев тапшырды.

Бер-берсенең язмышларын уртак бәйләгән көннәргә дә инде 40 ел гомер үтеп киткән. Өч бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә 5 оныгы бар Низамовларның.

24 октябрь көнне Актаныш муниципаль районы ЗАГС бүлегендә “Яшь гаилә мәктәбе“ дәресләре үткәрелде. Очрашуның кунаклары – Актаныш № 1 санлы мәктәбенең 10 класс укучылары булды. Укучылар район ЗАГС бүлегенең эше белән таныштылар. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева яшьләргә электрон гариза бирү тәртибе, электрон хезмәтләр турында сөйләде. Гаилә темасына укучыларның сорауларына җавап бирде.


23
октябрь, 2016 ел
якшәмбе

    Ел да язын һәм көзен Яр Чаллы шәһәрендә субботниклар уза. 2016 елдың 22 октябрендә ГХАТ идарәсе хәзмәткәрләре дә шәһәркүләм җыештыруда катнаштылар: Тантаналар сарае яны территориясен чистарттылар, агачлар агарттылар.

Бик күп авырлыкларны үз иңнәре аша үткәргән, авыр хезмәт елларын узган Гөлсинә әби бүген улы Рафаэль, килене Роза һәм оныклары янәшәсендә кадер-хасияттә яши. Олы юбилее уңаеннан Гөлсинә әби Ил башлыгының Котлау хатын һәм район башлыгы исеменнән бүләк, чәчәк бәйләме алды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Биеш авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев, бүлекчә җитәкчесе Альберт Вәлиев та Гөлсинә әби янында булып, шатлыгын бүлештеләр.


22
октябрь, 2016 ел
шимбә

Язмыш юлының язларын, көзләрен бергә үтеп, 40 ел элек кабызган гаилә учагын сүндермичә, бер-берсенә терәк булып, матур итеп яшәүче Рәзинә апа белән Мидхат абый Садыковлар – Шәдче авылының, районыбызның тырыш, үрнәк, ныклы гаиләләренең берсе.


21
октябрь, 2016 ел
җомга

Кукмара ГХАТ булегендә 21 октябрь көнне безнен район буенча дүртенче пар игезәкләр теркәлде. Ике ир бала Байлангар авылында яшәүче Галиевлар Әлмир һәм Әминә гаиләсендә туа. 13 октябрьдә дөньяга килгән игезәкләргә Ризат һэм Ришат исемнәре кушалар – алар гаиләдә икенче-өченче балалар.

Югары Ослан муниципаль районы Куралово авыл җирлегендә яшəүче ирле-хатынлы Прохоровлар гаилəсе Трофим улы Николай һəм Василий кызы Раиса 55 ел бергә тигез гомер итүләрен, зɵбəрҗəт туйларын билгелəп үттелəр. Бу гаилə 55 ел бергə кулны кулга тотынып тормыш юлыннан атлый. Бер- берсен хөрмəт иткəн, яраткан гаилəлəр генə гомер юлларын тигез һəм матур үтə алалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International