Югары Ослан муниципаль районында юбилярларны котлау

2016 елның 21 октябре, җомга

Югары Ослан муниципаль районы Куралово авыл җирлегендә яшəүче ирле-хатынлы Прохоровлар гаилəсе Трофим улы Николай һəм Василий кызы Раиса 55 ел бергә тигез гомер итүләрен, зɵбəрҗəт туйларын билгелəп үттелəр. Бу гаилə 55 ел бергə кулны кулга тотынып тормыш юлыннан атлый. Бер- берсен хөрмəт иткəн, яраткан гаилəлəр генə гомер юлларын тигез һəм матур үтə алалар.

1961 ел 21 октябрь кɵнне алар ɵйлəнешəлəр. Юбилярлар ɵч бала тəрбиялəп үстерəлəр, икесе районыбызда яшилəр. Алар алты оныклары ɵчен сɵенеп гомер итəлəр.Зөбәрҗәт юбилярларның үткəне авыр булса да, алар хөрмәткә лаек, үзлəрен бик бəхетле санап тигез гомер юлын кичерəлəр.

55 ел бергә гомер иткән Прохоровлар гаиләсен ”Районның мактаулы юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова юбилярларга саулык, тынычлык, тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдиновның мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды. Юбилярлар исеменә Куралово авыл җирлеге башлыгы Лидия Коткова, балалары, туганнары, якыннары җылы сүзләрен әйттелəр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International