Кукмара ГХАТ булегендә 21 октябрь көнне безнен район буенча дүртенче пар игезәкләр теркәлде. Ике ир бала Байлангар авылында яшәүче Галиевлар Әлмир һәм Әминә гаиләсендә туа. 13 октябрьдә дөньяга килгән игезәкләргә Ризат һэм Ришат исемнәре кушалар – алар гаиләдә икенче-өченче балалар.
Галиевлар гаиләсен икеләтә арту белән чын куңелдән котлыйбыз, ике бала тууы аларга икеләтә шатлык һәм бәхет китерсен, исән-сау үстерергә язсын.