Һәр ай саен Әлмәт малайларына һәм кызларына, шәхесне билгеләүче документ - паспорт тапшыру, тантаналы рәвештә традициягә кереп китте . Гадәттәгечә, чара Яшьләр үзәгенең универсаль залында уздырылды. 100 Әлмәт малайлары һәм кызлары тормыштагы иң баш документларын алгач, тулы хокуклы Россия Федерациясе гражданнарына әверелделәр.
"Паспорт алу – бу һәр яшь кешенең тормышында бик мөһим һәм тантаналы вакыйга. Чөнки нәкъ менә бу көнне ул тулы хокуклы, Россия Федерациясе гражданинына әверелә.”Паспорт- җитди документ, аны Россия Федерациясе территориясендә тапшырып, күп вәкаләтләргә һәм җаваплылыкка тарта”, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Әлмәт районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының миграция бүлеге башлыгы И. К. Губаев.
Яшь Россия гражданнарын һәм аларның ата-аналарын шулай ук Әлмәт муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары А. И. Грушин котлады. Ул, барыннан да элек, әлеге документның мөһимлеген билгеләп үтте һәм документка сакчыл мөнәсәбәттә булырга кирәклеген аңлатты, шулай ук яшь егетләрнең үз иленә, республикасына, шәһәренә патриот булырга чакырды.
Балаларның куаныч шатлыкларын, әлеге тантаналы мизгелдә, ата-аналары һәм дуслары уртаклашырга килгән иде.