Җөри авылыннан Татьяна һәм Назим Низамовлар гаиләсе – матур гомер кичергән парларның берсе

2016 елның 24 октябре, дүшәмбе

Бер-берсенең язмышларын уртак бәйләгән көннәргә дә инде 40 ел гомер үтеп киткән. Өч бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә 5 оныгы бар Низамовларның.

– Эш, гаилә, балалар үстерү, оныклар сөю шатлык-куанычлары белән гомернең узганын да сизми калдык. Яшь чакта гомер ничек тә үтә, олыгайган көннәрдә бер-береңә тагын да ныграк кирәк булуыңны аңлыйсың, – ди бәхетле парлар. Юбилярларларның өч балалары, 5 оныклары бар. Олы уллары Наил Мамадышта яши, төзелештә йөри, уртанчы кызлары Эльвира авыл сәркәтибе, кече уллары Шамил Казанда шофер булып эшли.

    Бер-берсенә булган җылы хисләрен олыгайган көннәренә кадәр югалтмаган, иңне-иңгә куеп, тату гомер кичергән Низамовларның алдагы көннәрендә дә пар канатлары каерылмасын, балаларның игелеген күреп озак еллар гомер кичерсеннәр иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International