Язмыш юлының язларын, көзләрен бергә үтеп, 40 ел элек кабызган гаилә учагын сүндермичә, бер-берсенә терәк булып, матур итеп яшәүче Рәзинә апа белән Мидхат абый Садыковлар – Шәдче авылының, районыбызның тырыш, үрнәк, ныклы гаиләләренең берсе.
Садыковлар укытучылар гаиләсе. Мидхәт Минhаҗ улы Шәдче мәктәбе директоры, ә Рәзинә Минненәкыйп кызы - хезмәт укытучысы. Алар гомер буе балаларга белем генә бирмәделәр, ә хезмәткә, табигатькә мәхәббәт тәрбияләделәр. Мидхәт абый белән Рәзинә апа гомер буе кулга-кул тотышып, дус hәм тату яшәделәр. 3 бала тәрбияләп үстерделәр.
Хәзерге көндә hәр аткан таңга, балалары hәм оныклары хөрмәтендә
шатланып яшиләр.
Шушы уңайдан Шәдче авыл жирлеге башкарма комитеты житәкчесе Шрыков Валерий Василий улы юбилярларны юбилей уңаеннан котлап истәлекле бүләкләр белән бүләкләде.