Түбән Кама шәһәре юбилей баланың тууын көтә

2016 елның 25 октябре, сишәмбе

      2016 елның 25 октябрь көнендә “ Түбән Каманың 50 еллыгына 150 меңенче бала” проекты буенча пресс-конференция узды. Әлеге конференциядә тиздән булачак вакыйгаларның кайбер нечкәлекләрен ачып җибәрделәр.

      150 меңенче баланың нәкъ менә шәһәрнең 50 еллыгына тууы инде ике ел элек санап куелган иде. ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина, билгеләп үткәнчә, әлеге проект кысаларында туган балалар җентекләп санала. Конференция барышында балалар тууы статистикасы туранда бик күп сөйләделәр. Шулай итеп 2016 елда ике гаиләдә өч игез бала туа, 36 пар игезәкләр дөньяга аваз сала.

      Булачак әнинең намуслы булуы, хатын-кызлар консультациясендә вакытында исәпкә басуы проект шартларының берсе иде. Әлеге вакытта йөклелекне тиешле вакытта исәпкә кую 99 % тәшкил итә.

      150 меңенче бала тууы көнне, 150 меңенче баланы үзен, аннан соңрак һәм алданрак туган барлык нәниләрне Бөтендөнья балалар көнендә ГХАТ идарәсендә узачак зур бәйрәм, исем кушу йоласы һәм сюрпризлар көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International