Арча станциясенең күп функцияле үзәгендә тематик кичә уздырылды. Районыбызның үрнәк гаиләләре бер сәхнәгә җыелып, үзләренең мәхәббәт тарихын, бәхетле гаилә серләрен башкаларга да бәян итте.
Кичәне үткәрү максаты - ир белән хатынның дус тату, бер –берсен хөрмәт итеп кадерләп яшәүләре, үзләре үрнәгендә балаларын, оныкларын тәрбияәләре турында (сөйләү). Кичәдә озак еллар тату гомер иткән 3 пар гаилә (Габдерахмановлар, Мифтаховлар, Гатауллиннар гаиләләре) Аларның гомерләре яшь буынга үрнәк һәм гыйбрәт.
- Сез озак еллар бер-берегезгә таяныч, яшьләргә үрнәк булып гомер итәсез. Шулай матур, тигез гомер итергә язсын. Барысы өчен дә зур рәхмәт сезгә, - дип, Арча ГХАТ бүлеге баш белгече Маркелова Г.А. рәхмәт хатлары, Арча шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мамаделеева Р.Р. бәхетле гаиләләргә бүләкләр тапшырды.