"Казан" гаилә Үзәгендә 15 әнигә ана капиталына сертификатлар тапшырылды.

2016 елның 26 октябре, чәршәмбе

Бүген"Казан" гаилә Үзәгенең алтын залында матур һәм бик күңелле вакыйга булды: 15 гаиләгә ана капиталына сертификатлар тапшырылды. Әниләрне  мөһим вакыйга белән котларга Казан шәһәре Думасы депутаты Рушания Билгильдеева килде.

Әниләр адресына Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Мәскәү районы идарәсе башлыгы Юрий Нехорошков һәм “Автоградбанк” вәкилләре тарафыннан иң ихлас котлаулар яңгырады. Рушания Бильгильдеева һәм "Автоградбанк"тан бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмдә әниләр өчен кечкенә Ралинә Фаюршина чыгыш ясады. 

Һәм, әлбәттә, гаиләләргә "Казан" гаилә Үзәге хезмәткәрләреннән кунакчыл мөнәсәбәт һәм бик күп җылы котлау сүзләре әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International