2016 елның 28 октябрь көнендә Түбән Кама шәһәрендә масштаблы “ Түбән Каманың 50 еллыгына 150 меңенче бала” дип исемләнгән проект тәмамланды.
Бүген 6 сәгать 25 минутта дөньяга 150 меңенче бала аваз сала. Сабый 3710 грамм авырлык, 52 сантиметр буй белән Алсу һәм Айдар Галиевлар гаиләсендә туа.
Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айдар Фаритдинов, ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина, Сәламәтлек саклау идарәсенең баш белгече Римма Медведева һәм перинаталь үзәкнең җитәкчесе Рөстәм Галеев яшь әнине көтелгән сабый тууы белән чын күңелдән котладылар. Сәламәтлек, шатлык, бәхет, иминлек теләп, 150 меңенче бала сертификатын һәм Түбән Кама районы башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Рәис улы Метшиннан котлау сүзләре тапшырдылар.
Исегезгә төшереп үтәбез, муниципаль проектның нигезендә, беренче чиратта, Түбән Кама районында демографик вәзгыятьне яхшырту, гаилә институтын популярлаштыру, никахны рәсми рәвештә теркәү.
Әлеге проект 2015 елның 1 декабрь көнендә старт ала. Һәм нихаять, проетның 333 көнендә бер бүлмәле фатир иясе – 150 меңенче бала дөньяга аваз сала.