“Безнең җитеш гаилә" китабы буенча автор Виль Гарифуллин тренинг үткәрде.
"Казан" гаилә Үзәгендә “Безнең җитеш гаилә" китабы буенча тренинг үтте. Проектның авторы Виль Гарифуллин гайлә корырга әзерләнүче һәм күптән түгел генә гайлә корган парлар белән мастер-класс үткәрде.
Кичә "Безнең җитеш гаилә" китабы белән җиде пар эшләде. Киләсе мастер-класс 30 ноябрьдә үтәчәк. Тренинг бушлай, барлык теләүчеләр дә катнаша ала.