Яшь гаилә Зилә исемен сайлаган булсалар да кызны күргәч, бу фикерләреннән кире кайтканнар , чөнки Алмаз белән Эльвира әйтүенчә кызга Айзә исеме туры килер дип уйлаганнар. Аларга телевизор караганда Айзә исемле алып баручы бик охшаган . “Бик сөйкемле, тыйнак , шул ук вакытта бик лаеклы тотты үзен”- ди яшь әти Алмаз.
Айзә бик сирәк hәм серле хатын кыз исеме. Ул элекке төрек теленнән килгән, тәрҗемәсе “Алтын Ай”. Тагын бер тәрҗемәсе бар, ул гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә “ Аллаһы тәгалә рәхмәте “ дигәнне аңлата ”. Мондый исем ГХАТ бүлегенең архивында очраганы юк әле. Айзә 3,5 кг авырлыкта,., 52 см булып туган.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина яшь ата-ананы гаиләләрендә сабый туу сөенече белән тәбрикләде. Әтигә кызларының беренче документын – туу турында таныклыкны тапшырды.