Буа районы ЗАГС бүлегендә 2016 нчы елның 25 октябрь көнендә 300-нчы баланың тууын теркәделәр. Бәхетле әти-әниләр балага Варвара исеме куштылар. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Шагалиева Эльвира Радик кызы яшь әтине 2 нче балалары туу вакыйгасы уңаеннан котлап, чын күңелдән аларга тигезлек, балаларын сау-сәламәт, бәхетле итеп үстерүләрен теләде. «Яшь гаиләгә уңышлар, мәхәббәтле тормыш телибез», - диде ул.