ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2019 ел
җомга

Габбас белән Рамилә – сугыш алды еллары балалары. Туган авыллары Әлки районы Бибай Чаллысының күрше урамнарында туган алар, кечкенәдән күмәк уеннарда катнашып үскәннәр, егет-кыз булгач, аулак өйләрдә, клубта “вечерларда” бер-берсен сынашып, араларында мәхәббәт уты кабынган. Һәм, әле егет армиягә дә китмәгән килеш, 1954 елның 30 мартында гаилә корып, бер гомер сукмагыннан атлап киткәннәр... Уйлап карасаң бер могҗиза диярсең – үткән гасыр уртасында кушылган Габбас ага белән Рамилә әби бер-берсенә булган хисләрен әлегәчә югалтмаганнар.

5 апрель көнне Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Монастырскийлар гаиләсе Михаил улы Николай һәм Семен кызы Надежда алтын туйларын билгеләп үтүче парларны котлау тантанасы булып узды.

2019 нчы елның 5 апрелендә яңа тормыш башлаучы яшь гаилә Приходько Денис һәм Айгөлләрнең язылышу тантанасында гаилә тормышының “Көмеш юбиляр” лары Юрий Ефимович һәм Марселя Марс кызы Алексеевларны хөрмәтләделәр.

       2019 нчы елныӊ 5 апрель көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә Мавлютовлар гаиләсен кечкенә сабыйлары туу белән котлап үттеләр. Яшь әти-әни Галина белән Руслан балаларына матур исем сайлап «Әмир» дип куштылар.

Юбилярны тантаналы шартларда район башкарма комитетыны җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе , Баландыш авыл җирлеге башлыгы, ЗАГС бүлеге җитәкчесе тәбрик итте.

Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гомәрова Лилия туган як тарихына, ТАССРның 100 еллыгына багышланган брейн-ринг интеллектуаль уенында катнашты. Интеллектуаль уенда 6 команда очрашты. Алар - «ТатРИТЭКнефть» хезмәткәрләре, үзәк район хастаханәсе командасы, район Башкарма комитетының мәдәният бүлеге, «Татбурнефть» ИК, «Нурлатнефть» НГДУсы һәм «Бердәм Россия» вәкилләре. Барлык командалар да яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Быел интеллектуаль уенда район Башкарма комитетының мәдәният бүлеге командасы җиңү яулады.

Бала туу-ул бәхет, аны берни белән дә чагыштырып булмый! Тик гаиләдә дүртенче бала туганда бу бәхет һәм мәшәкатьләр дүрт тапкыр күбрәк! Рамил Гомәр улы һәм Гүзәл Ирек кызы Шакировлар гаиләсендә, өч уллары - Арсен, Ринат һәм Данис тугач, күптән көтелгән кызлары Карина туа! Карина исеме латын теленнән кергән һәм «алга караучы»ны аңлата.

2019 елның 04 апрель аенда Буа муниципаль районы ГХАТ бүлегендә ана капиталы дәүләт сертификаты тапшыру тантанасы узды. Ике һәм аннан да күбрәк бала алып кайтучы 4 гаиләгә, ана капиталы сертификаты бирелде. Тантанада пенсия фонды җитәкчесе Рәфыйк Гали улы Җәләлов һәм “Россельхозбанк” җитәкчесе Резедә Рафаил кызы Хәйруллина катнашты. Җирле пенсия Фонды җитәкчесе гаиләләргә бәхетле тормыш, сабыйларга саулык, бәхетле гомер теләде.

Мамадыш районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге тарафыннан бик күркәм “Гаилә фәне” проекты гамәлгә ашырыла. Проект кысаларында шәһәрнең барлык белем бирү учрежденияләре укучылары ГХАТ бүлеге эшчәнлеге белән таныша, гаилә институтын популярлаштыруга юнәлдерелгән чараларда катнаша.

Бүген Сарман авылы район музеенда тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды. Россия Федерациясе гражданы паспортын, шәхесне раслаучы һәм кешенең Россия гражданлыгына мөнәсәбәтен раслаучы төп документын алу һәр яшь кешенең истәлекле вакыйгасы булып тора. Әлеге мөһим вакыйга белән балаларны котларга һәм истәлекле бүләкләр тапшырырга район ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Айназ Сафина килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International