5 апрель көнне Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Монастырскийлар гаиләсе Михаил улы Николай һәм Семен кызы Надежда алтын туйларын билгеләп үтүче парларны котлау тантанасы булып узды.
Уртак тормышларының 50 еллыгы уңаеннан Монастырскийлар гаиләсенең исемнәре «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде, анда алар үз имзаларын куйдылар. Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Наталья Кадыйрова юбилярларга сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм озын гомер теләде, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдиновның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярлар адресына балалары, оныклары, туганнары һәм якыннарының бик күп җылы сүзләре яңгырады.