Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү

2019 елның 5 апреле, җомга

2019 нчы елның 5 апрелендә яңа тормыш башлаучы яшь гаилә Приходько Денис һәм Айгөлләрнең язылышу тантанасында гаилә тормышының “Көмеш юбиляр” лары Юрий Ефимович һәм Марселя Марс кызы Алексеевларны хөрмәтләделәр.

 “Әгерҗе шәһәре” муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рахматуллин Әнвәр Мансур улы аларга Әрерҗе муниципаль районы башлыгы Макаров Валерий Владимировичның рәхмәт хатын тапшырды. ЗАГС бүлеге начальнигы Гайфуллина Гөлнара Марсель кызы истәлекле бүләкләр бүләк итте һәм гаилә юилярларын чын күңелдән тәбрик итеп:

“25 ел бергә тормыш- һәрбер гаилә пары өчен беренче мөһим юбилей булып тора. Ике кеше чирек гасыр бергә яшәп, бер-берсенә булган мәхәббәтләрен, тирән хөрмәтне саклап калганнар. Сез үзегезгә һәм җәмгыятебезгә дәлилләп, кайчандыр бердәнбер һәм дөрес адым ясап, тормыш авырлыкларына бирешмичә, гаиләгезнең ныклы булуын расладыгыз,”-диде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International