2019 елның март аенда Әлмәт шәһәрендә 207 бала дөньяга килде. Алар арасында 101 малай, 106 кыз һәм 2 игезәк балалар. Баланың минималь авырлыгы 500 гр. тәшкил иткән, ә максималь - 4500 гр. Иң яшь әни - 19 яшьлек, иң өлкәне - 42 яшьтә, иң яшь әти - 22 яшьлек, ә иң өлкәненә - 42 яшь. Бу айның популяр бала исемнәре как Амелия, Арслан, Ильдан, Карим, Сафия, Амелина. Сирәк исемнәр арасында Пелагея, Юстина, Милада, Тамерлан, Амиран, Леон исемнәре булды.
Теләче гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә ел башыннан барлыгы 30 бала теркәлгән.
Беренче тапкыр әни булучыларның саны 8 гә тигез. Сабыйларның 9ы гаиләдә – икенче, 10сы – өченче, 3 се дүртенче хәм күбрәк бала булып дөньяга килгән. Туган нәниләрнең 20 се малай, 10 сы кыз. Әти-әниләр тарафыннан ешрак кушылучы исемнәр: Әмир, Кәрим, Айзилә, София. Сирәк исемнәр: Айгиз, Ойхон.
Күптән көтелгән сабыйның дөньяга килүе – гаилә өчен зур бәхет. Әгәр берьюлы ике сабый дөньяга килсә – бу икеләтә бәхет. Ә яшь гаиләдә игезәк балалар туу – шатлык кына түгел, язмыш бүләге. Чыннан да, бер үк вакытта кыз һәм малай туу ата-ана өчен дә зур могҗиза, чөнки алар бер үк вакытта кыз һәм ул тәрбиясеннән ләззәт алачаклар.
Балага исем кушу, аның беренче документын алу – һәр ата-ана өчен зур вакыйга. Бу вакыйганы туганнар, хезмәттәшләр, хакимият даирәләре белән уртаклашу чын бәйрәмгә әйләнә. 4 апрель көнне Мамадыш районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Галиевлар гаиләсендә туган кыз балага тантаналы рәвештә исем кушу мәҗлесе барлык җыелган кунакларның күңелендә истә калырлык зур бәйрәм булып үтте.
Ветеранның озак яшәве серенә тиз төшендек. Егерме елдан артык инде көнен иртәнге гимнастикадан башлый икән. 70 еллап умарталар карый, бал ашый.
Бала туу – бер-берсен яратучы парларның тормыш һәм яшәү мәгънәсе. Өстәвенә, без нинди генә авырлыклар һәм шатлыклар кичерсәк тә – балаларсыз җирдә яшәү матур һәм тулы булмас иде! Бала дөньяга килү белән ир белән хатынның тормышы аерым мәгънәгә ия була. Ата-аналар фикеренчә, һәр бала тууы белән тормыш кыенлаша алмый, киресенчә, гаиләдә бер-береңә карата мәхәббәт һәм җаваплылык кына арта. Гаиләдә берничә бала булганда ир белән хатын бәхетле санала.
2019 елның 3 нче апрелендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә «Ныклы гаилә» проекты кысаларында, Гаилә кыйммәтләрен пропагандалау һәм гаилә институтын ныгыту максаты белән, Татарстан Республикасы “ЛМР” МБ БК яшьләр эшләре, спорт һәм туризм Идарәсе тарафыннан Лениногорск шәһәренең уку йортлары студентлары белән бергә «Гаилә фестивале» - «Кичке балның» тәмамлау этабы үткәрелде.
2019 елның 03 апрелендә Әлмәт шәһәре ГХАТ Идарәсе белгечләре белән 600 бала туу турында акт теркәлде.
28 март көнне Нигматуллин Эдуард Мирхат улы һәм Наталья Василий кызы гаиләсендә кыз бала туган. Балага матур Александра исеме кушылды.
Исангуловлар гаиләсендә бишенче бала туды. Виталий Исхакович һәм Людмила Петровна улларына Алексей дип исем бирделәр, ул “саклаучы” дигән мәгънәгә ия. Исангулов Алексейнын тууын исәпкә алу 2019 елның 19 мартында 100 теркәү санына туры килде. Бу гаиләдә тагын ике кыз һәм ике ул тәрбияләнә. Күпбалалы бәхетле әти-әнине котлыйбыз. Гаиләләренә тынычлык, иминлек һәм бәрәкәтле тормыш телибез.
Балтач районы Карадуган авылында гомер итүче хезмәт ветераны Габделфаяз Габдуллин олуг юбилеен каршылады. Тормыш иптәше Кадрия әби белән алар 63ел бергә гомер кичерәләр. Тормышның төрле чагын күргән, кайгы-шатлыкларын кичергән Габделфаяз бабай бүгенге тормыштан канәгать булып бәхетле картлык кичерә. Истәлекле юбилее белән аны район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова, социаль яклау үзәге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина котлады.Юбилярга Рәсәй Президентының Котлау открыткасын һәм район башлыгының истәлекле бүләген тапшырды.