Бөгелмә районында – затлы игезәкләр

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Күптән көтелгән сабыйның дөньяга килүе – гаилә өчен зур бәхет. Әгәр берьюлы ике сабый дөньяга килсә – бу икеләтә бәхет. Ә яшь гаиләдә игезәк балалар туу – шатлык кына түгел, язмыш бүләге. Чыннан да, бер үк вакытта кыз һәм малай туу ата-ана өчен дә зур могҗиза, чөнки алар бер үк вакытта кыз һәм ул тәрбиясеннән ләззәт алачаклар.

2019 елның 4 апрелендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә беренче “королева” игезәге теркәлде. Зоя һәм Игбала Гасановлар гаиләсендә чын могҗиза булды: «королева» игезәкләре дөньяга килде – сабыйлар бер минут аерма белән туа. Бәхетле әти-әни сабыйларын Давид һәм Әмирә дигән матур исемнәр белән атый.

 Беренче документларны – туу турында таныклыкларны, Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау адресын һәм истәлекле бүләкләр тапшырганда, ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре яшь гаиләне истәлекле вакыйга белән котладылар, сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International