Әлмәт шәһәрендә 600 бала тууы теркәлде

2019 елның 3 апреле, чәршәмбе

2019 елның 03 апрелендә Әлмәт шәһәре ГХАТ Идарәсе белгечләре белән 600 бала туу турында акт теркәлде.

28 март көнне Нигматуллин Эдуард Мирхат улы һәм Наталья Василий кызы гаиләсендә кыз бала туган. Балага матур Александра исеме кушылды.

ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап, баланың этисенә беренче дәүләт документын - туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның котлау хатын тапшырдылар.

Сезгә чын күңелдән онытылмаслык мизгелләр, якты вакыйгалар, бәхет-шатлык телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International