Балага исем кушу, аның беренче документын алу – һәр ата-ана өчен зур вакыйга. Бу вакыйганы туганнар, хезмәттәшләр, хакимият даирәләре белән уртаклашу чын бәйрәмгә әйләнә. 4 апрель көнне Мамадыш районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Галиевлар гаиләсендә туган кыз балага тантаналы рәвештә исем кушу мәҗлесе барлык җыелган кунакларның күңелендә истә калырлык зур бәйрәм булып үтте.
Бәйрәм яшь гаиләнең ихтияры белән үткәрелде. Әти-әни кызларына Аделина исеме сайлаган. Чараны сәламләү сүзләре белән ГХАТ бүлеге җитәкчесе Айгөл Әхмәтшина башлап җибәрде.
Кунаклар өчен зур бүләк итеп халкыбызның гореф-гадәтләрен, милли үзенчәлекләрен саклап, барлап, аның матурлыгын күрсәтеп таң калдыручы “Ак калфак” фольклор ансамбле “Балага исем кушу” күренешен сәхнәләштерделәр.
Алар чыгышыннан соң бүлек мөдире Айгөл Әхмәтшина исем кушу тантасын үткәрде. Яшь гаилә Алинә һәм Илназ Галиевларга кызларының беренче документларын - туу турында таныклыгын тапшырды.
Яшьләрне шулай ук Район башлыгы Анатолий Иванов исеменнән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары муса Хуҗаҗанов тәбрикләде. Ул аларга котлау хаты, истәлекле бүләк тапшырды, үзенең дә җылы теләкләрен юллады.
Район башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырылуга, гаилә башлыгы өчен блиц-опрос үткәрелде. Барлык җаваплардан соң аның “икеләтә” әти булу статусына тулысынча лаек булуына шик калмады.
Кичәнең иганәчесе “Уенчыклар” кибете хуҗасы Анастосия Җиһаншина да Галиевлар гаиләсен чын күңелдән тәбрикләде, балаларга бүләкләп тапшырды.
Исем кушу тантанасына патриотик рухны тәрбияләү, гаилә иснтитутын пропагандалау максаты белән чакырылган мәктәп укучыларыда чакырылды. Алар бәйрәмнең күңелләренә һуш килүен ассызыкладылар.