2019 елның 3 нче апрелендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә «Ныклы гаилә» проекты кысаларында, Гаилә кыйммәтләрен пропагандалау һәм гаилә институтын ныгыту максаты белән, Татарстан Республикасы “ЛМР” МБ БК яшьләр эшләре, спорт һәм туризм Идарәсе тарафыннан Лениногорск шәһәренең уку йортлары студентлары белән бергә «Гаилә фестивале» - «Кичке балның» тәмамлау этабы үткәрелде.
Лениногорск шәһәренең Никахлашу сарае бинасы очраклы гына сайланмаган: бинаның зиннәтлеге һәм аның үзенчәлекле атмосферасы нәкъ шундый чаралар өчен булдырылган кебек. Кич буе шигырьләр һәм романслар яңгырады, парлар вальс әйләнделәр. Тамашачылар һәр чыгышны көчле алкышлар белән озатып торды.