Габбас белән Рамилә – сугыш алды еллары балалары. Туган авыллары Әлки районы Бибай Чаллысының күрше урамнарында туган алар, кечкенәдән күмәк уеннарда катнашып үскәннәр, егет-кыз булгач, аулак өйләрдә, клубта “вечерларда” бер-берсен сынашып, араларында мәхәббәт уты кабынган. Һәм, әле егет армиягә дә китмәгән килеш, 1954 елның 30 мартында гаилә корып, бер гомер сукмагыннан атлап киткәннәр... Уйлап карасаң бер могҗиза диярсең – үткән гасыр уртасында кушылган Габбас ага белән Рамилә әби бер-берсенә булган хисләрен әлегәчә югалтмаганнар. Ирнең хатынын, хатынының ирен яратып, кадерләп-саклап яшәве нәтиҗәседер, гомерләренең тугызынчы дистәсен тутырып килсәләр дә, алар икесе дә бик матур әле, җитез, көр күңелле, бер-берсенә яратып кына төрттереп тә куялар, үчекләшеп тә алалар. Һәм бу аларга шулкадәр килешә! Тимер туйлары уңаеннан балалары район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган тантанада без аларга сокланып һәм сөенеп карап тордык.