Бүген Сарман авылы район музеенда тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды. Россия Федерациясе гражданы паспортын, шәхесне раслаучы һәм кешенең Россия гражданлыгына мөнәсәбәтен раслаучы төп документын алу һәр яшь кешенең истәлекле вакыйгасы булып тора. Әлеге мөһим вакыйга белән балаларны котларга һәм истәлекле бүләкләр тапшырырга район ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Айназ Сафина килде. Алар билгеләп үткәнчә, паспорт алу – яшь кешеләр тормышында зур һәм дулкынландыргыч вакыйга, ул яшь гражданнар өчен олы яшьтәге кешеләрнең башлануын аңлата һәм яшьләрне тормышта урын сайлау, үз көчләренең лаеклы өлкәсе, үз Ватаныбыз файдасына белемнәрен ничек кулланырга кирәклеге турында уйланырга этәрә. Яшь гражданнарыбызга аларның күңелләрендә һәрвакыт яхшылык һәм кешеләргә, туган илебезгә матур исем белән мәхәббәт уты балкуын теләп калабыз.