Юбилярны тантаналы шартларда район башкарма комитетыны җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе , Баландыш авыл җирлеге башлыгы, ЗАГС бүлеге җитәкчесе тәбрик итте.
- Сезне гомер бәйрәмегез белән тәбрик итеп, саулык- сәламәтлек телибез. Якыннарыгыз янәшәсендә әле тагын бик күп еллар яшәргә язсын. Һәрчак шулай кадер-хөрмәттә торыгыз,- диде Азат Нурмөхәммәтов.
Хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Бибисара әбигә кайларда гына эшләргә туры килми. Тракторда да эшли, үгез җигеп сука да сукалый, урман да кисә. Ындыр табагында да эшли. Фермада бозаулар да тәрбияли“Урман кискәндә бер кило чамасы черек бәрәңге бирә иделәр. Шуннан ипи сымак нәрсә пешереп ашадык. Эшләмәгән эш калмады. Ятып йокларга да вакыт тимәде. Хәзер җәнәттә яшибез. Пенсия биреп торалар, яхшы, мул тормыш”, - диде ул.