2019 нчы елныӊ 5 апрель көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә Мавлютовлар гаиләсен кечкенә сабыйлары туу белән котлап үттеләр. Яшь әти-әни Галина белән Руслан балаларына матур исем сайлап «Әмир» дип куштылар.
Тантанада сабыйныӊ әби-бабасы, якын туганнары булды. ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре иӊ изге теләкләрен яшь әти-әнигә җиткерделәр. Барча кунакларныӊ алкышлары астында кечкенә Әмирнеӊ Россия Федерациясе гражданины хокуклары теркәлде.
ГХАТ идарәсе хезмәткәрләренә әлеге гаиләне котлау икеләтә шатлык, чөнки ике ел элек Мәхәббәт, гаилә һәм тугрылык көнендә нэкъ менә әлеге парныӊ никахлары теркәлгән иде.